КАДЕР КИЧӘСЕ
Намазга яңа басучыга киңәшләр‼
КАДЕР КИЧӘСЕ - рамазан аеның соңгы ункөнлегендә була. Быел: 11-19 апрель көннәрендә!
‼️ ИГЪТИБАР:
11 апрельдән БАШЛАП так көннәрдә булырга мөмкин! (1, 3, 5, 7, 9 нчы көннәрдә)‼
‼️ Монда сүз рамазанның соңгы тугыз көне турында бара:
1 киче - 11 апрельгә
3 киче - 13 апрельгә
5 киче - 15 апрельгә
7 киче - 17 апрельгә
9 киче - 19 апрельгә туры килә! Намазны көн саен укысагыз, савапны күбрәк җыярсыз!
🤲 Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим.
Рамазан аенда КАДЕР КИЧӘСЕ дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ-гә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә:
✍️ «Коръән Рамазан аенда төшерелә башлады», – дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек», диелгән. «Шәһру Рамазан» аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде:
🤲 ИННӘӘ ӘҢЗӘЛНӘҺҮ ФИИ ЛӘЙЛӘТИЛ КАДеР.
Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында шөбһә калды. Галимнәр күбрәк аны 27нче кичәсендә диләр.
✅ Имам Әбү Исхак әйтә:
✍️ «Кадер кичәсендә «Ләйләтил Кадер» кәлимәсе 3 мәртәбә зикер кылынды. «Ләйләтил Кадер» кәлимәсенең хәрефләре тугыз хәреф (гарәп хәрефләре белән),
3 җирдә тугыз - 27 була, Кадер кичәсе Рамазанның 27 нче кичәсе буладыр».
✅ Ибн Габбас р.г. әйтте:
✍️ «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәбраил фәрештә күп фәрештәләр җәмәгате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәрләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: «Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә», диерләр. Таң атканчы бу рәвештә йөрерләр. Таң аткач Җәбраил г.с. әйтер: «Әй, фәрештәләр, күккә ашыгыз».
🆘 Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадәт кылу 1000 ай гыйбадәт кылудан изгерәктер‼
Мөхәммәд Мостафа ﷺ. өммәтеннән бер кеше бу Кадер кичәсендә ихлас күңелдән 2 генә рәкәгать намаз укыса, изгелекләр кылса: мәсәлән, бу 10 көндә көн дә садәка бирсә, пәйгамбәрләр өммәтенең 1000 ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр.
‼ 1000 ай = 83 ел 4 ай була‼️
Пәйгамбәребез ﷺ-нең хатыны Гайшә р.г. сорады: «Йә Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Кадер кичәсендә:
🤲 АЛЛАҺҮММӘ ИННӘКӘ ГАФҮҮН ТҮХИББҮЛ ГӘФФӘ ФӘГФҮ ГӘННИ», - дигән дога кыл!».
🤲 /Йә Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка!.
‼ Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ әйткән:
✍️ «Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде».
🤲 Аллаһ Сүбехәәнәһү Тәбәракә вә Тәгалә һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде. Әәмиин.
==============
≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈
🆘 КАДеР КИЧЕ НАМАЗЫ
Намаз нияте:
🤲 "Йә Раббым! КАДеР киче хөрмәтенә, Пәйгамбәребез ﷺ хөрмәтенә, Рахмәти- Иләһи хөрмәтенә минем тәүбәләремне кабул ит. Гафүи Иләһийәңә, Фәйзе Иләһийәңә вә Иләһи Изгелеккә катнашлыгы булганнар җөмләсенә Керим иде! - дип үтенеп, 4 рәкәгать Кадер киче намазы укырга ниятләдем. Юнәлдем кыйбла тарафына. Халисан Лилләәһи Тагәлә".
‼️ Бу кичәдә 4 рәкәгать намаз укыла.
* 1, 3 нче рәкәгатьләрдә:
1 ФӘТИХӘ, 3 Әл-КАДеР;
* 2, 4 нче рәкәгатьләрдә:
1 ФӘТИХӘ, 3 ИХЛАС сүрәләре укыла.
Намаздан соң:
1) 1 т. тәкъбир әйтелә:
🤲 Аллааһү Әкбәръ! Аллааһү Әкъбәръ!
Ләә илләллааһү вәллааһү Әкбәръ. Аллааһү Әкбәръ вә лилләәһил-хәмде!
‼️100-әр тапкыр:
2) Әл-КАДЕР сүрәсе,
3) НӘШИРАХ сүрәсе,
4) ИСТИГъФӘР догасы:
🤲 АЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГАФҮВВҮН КӘРИИМҮН ТҮХИББҮЛ ГАФВӘ ФӘГЪФҮ ГӘННИ.
/Йә, Аллаһ, гөнаһларымны кичерүче Син генә. Син – ярлыкауны яратучы, мине дә ярлыка! Әәмиин.
====================
Иң соңыннан, кулларны күтәреп, ни кадәр теләк-сорауларың бар – Аллаһы Тәгәләдән ялварып сорарга. Ин шәә Аллаһ теләгенә кабул булыр! Бу намазны укучыга Пәйгамбәребез ﷺ шатлыклы хәбәр җиткерә:
✍️ «Җаным Кемдә булса, шуның белән ант итәм! Бу намазны укучының Аллаһ Тәгалә бар гөнаһларын, хәтта алар диңгездәге күбек, сахрадагы ком бөртеге, яңгырдагы тамчылар, агачлардагы яфраклар кебек күп булса да, яки алар бөтен бу таулар кебек авыр булса да, гафу итәр.
Кыямәт көнендә бу кеше туганнары арасыннан 700 кешегә шәфәгать итә алачак. Күмелгәч, каберенә беренче көнне үк бу намазның савабы килер һәм: «Кардәшем! Сөенә аласың, син барлык газаплардан азат ителдең!» – дияр. Кеше: «Син кем? Аллаһ белән ант итәм, мин синнән дә матуррак, мондый ягымлы тавышлы һәм хуш исле беркемне күргәнем юк», – дияр. Ул кешегә: «Сөекле дустым! Мин – фәлән елда, фәлән айда, фәлән көндә кылган намазыңның савабы. Мин сине теләгән җиреңә алып барыр өчен, бу ялгызлыгыңны уртаклашыр өчен юлдашың булырга һәм ялгызлыктан коткарырга килдем. Сурга өрелгәч, Мәхшәр мәйданында мин сиңа күләгә булып торырмын. Хәзердән сөенә аласың, чөнки шушы мизгелдән алып мәңгегәчә Аллаһың насыйп иткән бер генә нигъмәтне дә югалтмассың», – дип җавап кайтарыр.
≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈
/Миләүшә Сафина хәзерләде.