ФИТЫР САДАКАСЫ КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?
Фитыр садакасы, зәкят шикелле үк, елга бер мәртәбә бирелә.
Фитыр сәдакасы Изге Рамазан аенда гына бирелә һәм аның максаты – җибәргән кимчелекләребезне пакълау, хаталарыбызны төзәтү, гөнаһларыбызны кичерү өчен.
Байлыгы булган һәр мөселманга фитыр бирү ваҗиб. Балаларның фитырын ата-анасы бирергә тиеш, хәтта әле тумаган баласы өчен дә (Карындагы балага дүрт ай тулгач, ул җан иясе булып санала башлый.)
Фитр сәдакасың ураза бәйрәменең беренче көнендә дә, иртәрәк тә бирергә мөмкин, бу мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыра. Бәйрәм көнендә генә тапшырылса да ярый. Әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү – мөстәхәб. Кеше гает намазына кадәр бу сәдаканы биреп өлгермәсә, ул гади сәдакадан китәчәк
Фитр сәдакасын ризыклар белән дә, акча белән дә бирергә мөмкин.
Фитыр садакасы зәкят бирелә торган кешеләргә, ягъни:
Ярлыларга: көч-куәте бар, ләкин акчасы үзенә җитми торган кешеләргә. Бу кешеләр динебез буенча ярлы дип санала;
Мескеннәргә: кулында һичбер нәрсәсе һәм көч-куәте булмаганнарга;
Бурычлыларга: бурычы булган мохтаҗ мөселманнарны бурычтан коткарырга ярдәм итү өчен;
Укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һ.б. (ятимнәргә, гарип-чирлеләргә) бирелә.
Фитр сәдакасын түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:
✅Әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;
уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;
ирләр хатыннарына, хатыннар ирләренә;
нисабы булган байларга;
әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.
✅Зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга,
аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.
✅Фитр сәдакасын мөселман булмаганнарга бирергә ярамый.
✅Фитыр садакасын ураза тоткан кеше дә, ураза тотмаганнар да бирергә тиеш.
Сәдака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән сәдака күләме фитр күләменнән аз булырга тиеш түгел.
✅Зәкәт һәм фитр сәдакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга бирергә ярый.
Әгәр мәчет шушы мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый. Әгәр мәчет үз кирәк-ярагына яки мәчет төзүгә тотса, ярамый һәм фитыр сәдакасы булып бармый.Фитыр сәдакасын белгән (күршеңә, туганыңа һ.б.) кешегә бирергә кирәк.
Садака кабул итүче үз теле белән шундый дога кыла: “Әй Аллаһым, (бу кешенең исеме) фитыр садакасын һәм уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм аның гөнаһларын гафу ит. Һәм дә аның иманын куәтле кыл, малларын арттыр һәм аны хәерле максатына ирештер”.