Бер фәкыйрь кеше Аллаһтан сораган:
- Мин нигә шундый хәерче?
Аллаһ:
- Башкаларга бирергә өйрәнмәгәнсең,-
дигән.
Хәерче:
- Үземдә булмаганны башкаларга ничек бирим? Минем бер нәрсәм дә юк бит,- дигән ул.
Аллаһ әйткән:
- Ялгышасың. Синең берничә кыйммәтле әйберең бар:
✅елмаю бүләк итәрдәй йөзең,
✅матур сүз сөйли алырдай телең.
✅Йөрәгеңдә башкаларга да урын таба алыр идең.
✅Әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы итеп карый алырлык күзләрең
✅кешегә изге гамәлләр кыла алырлык кул-аякларың бар.
✳✳✳
Чынлыкта бер кеше дә хәерче түгел: еш кына аздан да күңел була. Елмаеп караган кеше янында күңел тынычлана. Юкка гына, елмаю-сәдакә димәгәннәр.
Мәгънәле сүз, хәерле сөйләм дә җан азыгы. Кайберәүләрнең авызына гына карап торасы килә.
Акыллы кешенең киңәшләре - алтыннан да кадерле байлык.
Байлык - бер айлык, ди халык. Акча, мөлкәт бүген бар - иртәгә юк. Иң мөһиме, рухый хәерчелектән Аллаһ сакласын.
Күңелдә бушлык булмасын. Кешеләргә карата игелекле, мәрхәмәтле булып яшәргә язсын